Роберт Әхмәтҗанов

Роберт Әхмәтҗанов

Зәңгәр киңлек - зәңгәр юллар гына, Акчарлаклар куна маякка. Ак дулкыннар ярга йөгереп килә, Ак эт булып сыена аякка. Күрәсең, ул сыенып ярдәм сорый, Давыллардан ал, ди, аралап! Йомшак эзли - бәрелә яр ташына, Һәм чигенә, сыртын яралап. Безнең күңел нәкъ шул дулкын инде: Сыена назга, сыена йомшакка. Ак дулкындай сүрелеп үксеп китә, Таш күңелгә бәрелеп шул чакта.

Тэглар:

112

0