Җилләр тоткан кулыннан

Җилләр тоткан кулыннан

Ак бантиклы кыз йөгерә Шау чәчәкле болыннан. Егылып китәр дип уйлама - Җилләр тоткан кулыннан. Ромашкалар таҗы кебек Ак тешләре елтырый. Ул көләме, әллә инде Кыңгырау гөл чылтырый? Ак бантиклы кыз йөгерә, Бер калкып, бер күмелеп. Чәчәкләр дә тайпылышып Кала аңа юл биреп. Аяз күктә туктап калган Нәни генә ак болыт - Ял итәргә теләсә кыз, Төшәр ул мендәр булып. 238 нче бит

Тэглар:

106

0