
Лена Шагыйрьҗан "Кипсә яшел карасы..."
Кипсә яшел карасы... Бирде дөнья кирәкне, Еламаска өйрәтте... X. Туфан ...Еламаска өйрәтсә дә, Җырламаска өйрәтә алмады, шөкер, дөньясы... Җыр исән-сау йөрәктә! Инде каныгып язмышка, аны да алса тартып, еламый да, җырламый да яшәүдән үлем артык... Еламаска өйрәтсә дә, җырламаска өйрәтә алмады шул дөнья-камчы... Җәрәхәтле йөрәктә янсын яра, бәйләмәгез, саркып торсын, канасын!.. Шагыйрь манып җырын язар, кипсә яшел карасы...
102
0