Шәүкәт Галиев "Дуслык балы"

Шәүкәт Галиев "Дуслык балы"

Дустым миңа алып килгән Күчтәнәчкә «Башкорт балы», Янәшәгә мин дә куям — Җыйган татар бал кортлары. Гәрәбәдәй якты икән, Икесе дә татлы икән: Синең бал да кәттә икән, Минем бал да яхшы икән! Кысташабыз алмаш-тилмәш, Макташабыз алмаш-тилмәш, Очрашабыз алмаш-тилмәш — Бик күңелле дустың килгәч! Кыр-болыннар янәшәләр, Гөл-чәчәкләр янәшәдер, Бал кортлары әрле-бирле Шәт кунакка йөрешәләр? Син дип, мин дип бүлешергә Гөл илендә чикләр юк бит, Касәләре көнгә ачык, Гел дә ачык — бикләр юк бит. Синең балкорт, минем чәчәк Күптән инде кушылгандыр, Синең көйме, минем җырмы — Җан уртаклык шушындадыр? «Сезнең бал шәп!», "Сезнеке!"— дип, Макташыйк без бергә килеп, Туганнарча йөрик шулай, Сезгә барып, безгә килеп. Бозылмый да, картаймый да Безнең татар-башкорт балы — Гәрәбәдәй якты булсын, Мәңге булсын дуслык балы! #ТатарстанЯзучыларБерлеге #ШәүкәтГалиев #Дуслыкбалы #Дөньякүләмәдәбимарафон: #ТатнетныҮстерүФонды #БелемРадиосы #ТатарстанКитапНәшрияты #МиллионТатар #НурлатМарафончылары

Тэглар:

210

0