"Кем каргады?"

"Кем каргады?"

Ольганың элеккеге гадәте белән кулына кәрт алганын күреп, Миңсылу әби кәртләрне, өстәлдән сыпырып алып, янып торган мичкә атты. - Әйттемме мин сиңа, кагылма, юрама, өйгә хәсрәт китерәсең, дип. Карганма, каргышың үз башыңа төшәр. Оныт, кичер, яшә булганына канәгать булып. Инде күпме еллар үтте, тынычланырга вакыт. Без аларның тормышын белмибез, алар ничек яшиләрдер... - Карчык сүзләрен әйтеп тә бетерә алмады, ишек алдына чыгып, алъяпкычына капланып тавышсыз гына үкседе. Кызларның олысы кечесен каргаганда куырылып кала иде ул, нишлисең, икесе дә йөрәкне ярып чыккан балалар... Борчылулары юкка түгел. Миңсылу апа яхшы белә: мондый сәләт аның баласына әбисеннән күчкән.

Тэглар:

115

0