"Урланган яшьлек"
- Менә, юл чатында басып тора иде, китереп куйдым. Алайса, Кыям абзый, мин китим. Син кунакка урнашырга ярдәм ит инде. Берәр килеп чыгармын әле, - дип, Зөһрә текәлде дә беразга катып калды. Нидер әйтергә теләсә дә, гомердә булмаганча тотлыкты, аннан, аңына килеп, кабалана-кабалана чыгып китте. Кыям абзый да аның артыннан озатырга чыкты. Зөһрә тирә-ягына каранды. Сания апа күренми, әллә бу да ялгыз инде? Кыям абзый, төнге кунакны озатып, ашыгып кына кире керде. - Зөһрә, мин аптырадым әле синең болай төнлә ялгыз кайтуыңа. Әниең үлгәннән бирле кайтканың юк бит. Тукта, чәй куеп җибәрим, юлдан килгән кешене сөйләндереп торам, - дип, чәй куеп җибәрде. - Утыр, утыр менә монда түргә, - дип, тәрәзә янындагы өстәл артына чакырды.
91
0