Нечкәбил

Нечкәбил

18 нче көн #әдәбимарафон #әдәбимарафон2024 Нечкәбил Каршыгызда, менә күрәсезме, нәрсә соң ул, беләсезме? Шашка шакмаклары төсле тезелеп киткән йортлар. Ул йортларда яшиләр кортлар. Кортлар? Нинди кортлар? Татлыдан татлы бал җыялар, шәмгә яраклы балавыз коялар. Ерак-ерак җирләргә очып китәләр. Укларын кадасалар, еларга итәләр. Аларның йортларын мәк чәчәге кебек кызылга, үлән төсле яшелгә, ком сыман сарыга, күк төсле зәңгәргә, төрле-төрле матур төсләргә буяганнар. Әнә зәп-зәңгәр офык читеннән, көлә-көлә, алтын кояш та күтәрелә. Аның шаян нурлары, җиз уклары умарта өйләренең стеналарына тияләр дә: — Торыгыз, торыгыз, эшкә тотыныгыз,— дияләр. Башта сирәк-мирәк кенә, берәмләп кенә, бал кортлары ояларыннан чыгалар. Кояш югары менеп киткәч, һава җылынып җиткәч, көтүләре белән бергәләшеп, җиң сызганып, күмәкләшеп эшкә ашыгалар. Зың-зың... Еракка-еракка, бакчаларга, кырларга, урманнарга, болыннарга... #ТатарстанЯзучыларБерлеге #АбдуллаАлиш #Нечкәбил #Дөньякүләмәдәбимарафон #ТатнетныҮстерүФонды #БелемРадиосы #ТатарстанКитапНәшрияты #Миллионтатар #НурлатМарафончылар

Тэглар:

53

0