Айшанур
Дөнья малы дөньялыкта кала, Үзең белән алып китеп булмый. Ләкин кеше гомер буе нидер җыя, Бу турыда ул уйлап та куймый. Җирдә яшәр өчен күп кирәкми, Җыйган мал да кала шушында. Син җыйган мал бары сиңа якын, Кадере юк аның башкаларга. Маңгай тирен түгеп җыйган мал гына Кадерле була һәрбер кешегә. Әти эшләп тапкан малны кадерләү Биреләдер сирәк кешегә.
Сылтамалар:
75
0