Язмышка

Язмышка

18 нче көн #әдәбимарафон #әдәбимарафон2024 Язмышка Язмыш, мине көзгә чакырма син, Минем урын әле язларда. Табышсыннар, кавышсыннар диеп, Кабат кайта җиргә язлар да. Фасыллардан тора безнең гомер, Кабатланмас җәе, көзе бар. Һәркемнең дә йөрәк түрләрендә Тик берәүгә әйтер сүзе бар. Сыерчыклар сөйли безнең хисне, Җырга сала аны былбыллар. Хәтерләрдә яши мәңгелеккә «Мин яратам» дигән минутлар. Янәшәңнән сөю атламаса, Томан сарыр барыр юлларың. Карашыңда бәхет чагыламы, – Яшәү рәхәт, тою Ул барын! Гашыйкларны кавыштырыр өчен, Кайта кабат җиргә язлар да. Язмыш, мине көзгә чакырма син, Минем урын әле язларда... #ТатарстанЯзучыларБерлеге #ТаһирШәмсуаров #Язмышка #Дөньякүләмәдәбимарафон #ТатнетныҮстерүФонды #БелемРадиосы #ТатарстанКитапНәшрияты #Миллионтатар

Тэглар:

49

0