Туган ил

Туган ил

Туган ил Чүлләрдә үсте чәчәкләр, Бакча булды далалар, Калкып чыкты зур калалар: Бу – безнең абыйлар эше, Беләсезме, балалар?! Бодайлар үсә кырларда, Пешә алсу алмалар, Җир астыннан нефть ургый: Бу – абый-апалар эше, Беләсезме, балалар?! Зур заводлар, фабрикалар, Ап-ак йортлы калалар, Кыюлар, батырлар иле: Бу – безнең туган илебез, Беләсездер, балалар?!

Тэглар:

83

0