Лилия Гәрәева "Китү"
18нче көн #Әдәбимарафон #әдәбимарафон2024 Яңа фатирга күчкәч, адресын кызыннан белешкәндер инде, ире берничә тапкыр килеп, ишек кагып караган иде, кертмәде. – Килеп йөрмә монда. Сиңа миннән башка да бик яхшы. Ә мин симез, ишеккә сыймый торган хатын. Үзеңә икенче бер зифа хатын тап. Миңа да синсез бик рәхәт, – дип, борын төбендә шартлатып ишеген ябып куйды. Ишекне генә япмады ул, гүя тормыш романының иң күңелсез өлеше язылган битен япты. #ТатарстанЯзучыларБерлеге #ЛилияГәрәева #Китү #Дөньякүләмәдәбимарафон #ТатнетныҮстерүФонды #БелемРадиосы #ТатарстанКитапНәшрияты #Миллионтатар #НурлатМарафончылары
70
0