Әдәбимарафон2024 18 нче көн
Биек тауның хәтфә итәгендә, Карабашның тирән зур күле. Зәңгәр күлдә йөзә аккошлар, Күңелләрдә уйлар, сагышлар. Аккошларга карыйм сокланып, Тирә-якны ничек бизиләр! Гәүдәләрен шундый горур тотып, Әйтерсең лә вальс бииләр. Күз тидермик парлы аккошларга, Алар безгә шатлык өләшә. Сагышларны моңга салу өчен, Бәхет белән сөю янәшә. Күлнең тирәләре куе камыш, Дулкынланып тора су өсте. Тирбәләләр шунда аккошлар, Тиздән җитәр диеп ак кышлар. Китсәләр дә җылы кояш эзләп, Янә кайтыр безгә аккошлар. Бизәр алар күлнең өсләрен, Шаулап каршы алыр камышлар. Саҗидә Мансурова
72
0