
18 нче көн Рифә Рахман "Татар кызы"
Монда да урманнар матур. Аларны кеше нәҗесләндермәгән әле. Тау карларыннан эрегән суларны эчеп үскән агачларның ылысы исеннән башың әйләнә. Ул баш, матур булса да, биеклектән дә, һава юклыктан да бераз әйләнгәләп алгалый кебек. Арысаң-талчыксаң, көтүчеләр, тирмәләренә чакырып, үлән чәе, сөтле чәй белән сыйлый. Йомшак сусыл иттән пешерелгән мантый ашата. Телисең икән, йортына кереп черем итеп ал, телисең икән гәпләшеп утыр. Алар да кеше күрергә сусый торгандыр. Менә Рәгыйдә шушы җирдә бер татарны күрсәм икән дип хыялланган шикеллерәктер аларның хыялы да.
Сылтамалар:
96
0