18 нче көн. Мин - хатын - кыз!АлинәХисамиева.

18 нче көн. Мин - хатын - кыз!АлинәХисамиева.

18 нче көн. #әдәбимарафон #әдәбимарафон2024 Мин - хатын - кыз! Мин - хатын - кыз! Нинди бәхет! Язлар булып назлый алам. Кышларымда җилләр булып, Юлларга кар бурый алам. Табигатьтә - мин гүзәллек, Илhам нуры булып калам. Мең йөрәкнең түрләренә Хәнҗәр кадап китеп барам. Мин - хатын - кыз! Үзем белән Яратылган бар кимчелек. Әле шаян, әле моңсу, Язга да хас бу сәерлек! Мин - хатын - кыз! Буй - сыныма Фәрештәләр башын игән. Нечкә күңел белән бергә Йөрәгемә куәт иңгән. Бер гомердә берничә кат Яралырга сәләт биргән. Сабый сөю, дөнья сөю Тугарылып җанга иңгән. #КөзгеЯфракларКочагында #ТатарстанЯзучыларБерлеге #АлинәХисамиева #МинХатынКыз #Дөньякүләмәдәбимарафон #ТатнетныҮстерүФонды #БелемРадиосы #ТатарстанКитапНәшрияты #Миллионтатар #НурлатМарафончылары

Тэглар:

101

0