Равилә Шәйдуллина "Алмагач дәресе" Мәктәпкәчә яшьтәге балалар өчен шигырьләр җыентыгы

Равилә Шәйдуллина "Алмагач дәресе" Мәктәпкәчә яшьтәге балалар өчен шигырьләр җыентыгы

📚 XXIX #әдәбимарафон Раян Равзутдинов, 5 яшь 18 нче көн "Табиб-сагыз" Камилнең теше селкенә, Тиздән чыгар яңа теш. Тик төшмичә интектерә Менә шундый яман эш. Ашарга да уңайсызлый, Комачаулый телгә дә. Мондый теш белән йөрергә Рәхәт түгел кемгә дә. Әнисе әйтә: «Болай, ди, Күп йөрергә ярамый. Теш табибына барырбыз, Аны-моны карамый». Ак халаттан курка малай, Коты очкан, калтырый. Ничек алып барыйк диеп, Әниләре аптырый. Хәйләләп карый әнисе, Бик тиз кибеткә барып, Малайны юатыр өчен, Сагыз да бирде алып. Әнисе алган сагыздан Килә җиләк тәмнәре. Куркуы да онытылды, Дөнья ямьләнеп китте. Ачты сагызны тиз генә, Тик бер генә уртлады. Суырылып чыкты теше, Рәхәтләнде уртлары. -Әнием, инде табибка Үзең генә барырсын. Икенче тешем селкенә, Тагын сагыз алырсың. 40-41 нче битләр #әдәбимарафон2024 #татнетныүстерүфонды #татарстанязучыларберлеге #татартеле #китап #Белемрадиосы #Таттелеком #РавиләШәйдуллина

Тэглар:

64

0