Соңгы яфрак. Рәмис Аймәт

Соңгы яфрак. Рәмис Аймәт

18 нче көн. #әдәбимарафон #әдәбимарафон2024 Соңгы яфрак Күзләремә соңгы яфрак бага, Ниләр кылыйм икән, и бахыр. Мин үзем дә җилләр иркендәге Бәргәләнгән ялгыз бер бәгырь. Күзләремә соңгы яфрак бага, - Соңгы ядкяр узган көзләрдән. Шул яфрактай китә алмый тора, Көзләре дә быел үзгәргән. Күзләремә соңгы яфрак бага, Гомеремнең моңсу бер мәле. Өзгәләнеп, гомер агачымда Талпынасылар ул бар әле... Күзләремә соңгы яфрак бага... #ТатарстанЯзучыларБерлеге #РәмисАймәт #Мәңгелексагыш #Дөньякүләмәдәбимарафон #ТатнетныҮстерүФонды #БелемРадиосы #ТатарстанКитапНәшрияты #Миллионтатар #ЛениногорскМарафончылары

92

0