Урман сере

Урман сере

Төнге урман. Агач башларына Тиеп- тиеп китә йолдызлар. Алар өчен еллар, вакыт нәрсә... Ә җирдәге гомер тиз узар. Күккә тамыр җибәргәндәй тора Мең тармаклы юеш имәннәр. Авыр тамчы тамган ботакларны Юеш карлар җиргә игәннәр. Төнге урман аша күккә карыйм, Бу дөньяның олы серенә Төшенмәкче әллә нәни акыл - Йолдызларга кадәр үрелә. Ә йолдызлар сине үртәгәндәй, Күз кысышып яңа талпынып. Нәрсәнедер күптән белгән кебек, Дәү наратлар тора калкынып. 180 нче бит

Тэглар:

116

0