![18нче көн. #әдәбимарафон Гүзәл Галләмова "Түз йөрәк"](/image/n/660b1681b13be7d5947169ec/1729247892356l1.webp)
18нче көн. #әдәбимарафон Гүзәл Галләмова "Түз йөрәк"
#әдәбимарафон2024 Ул сүзең өчен үпкәләсәм дә рәнҗемәдем мин, балам. Ул сүзең бәясе бер тиен тормаган хатының кубызыга- дә зур гаеп бар. зына биюеңнең югары бер ноктасы гына иде. Миндә дә зур гаеп бар. - Таифә тирән көрсенде. Күзләре сандыкның астагы бизәкләрендә йөгереште. - Күрәм: син дә уйлангансың. Мин дә синең бала чагыңны, усмерлек елларыңны хәтеремдә әллә ничә кат барладым. Бер генә тәртипсезлегеңне, бер генә начарлыгыңны да исемә төшерә алмадым. Ә кайда ялгыштым икән соң мин, дип уйландым. Ялгышканмын икән шул. Ана кискен хәрәкәт белән улына борылды. - Балага көчле мәхәббәт күзне генә түгел, күңел күзен дә сукырайта икән. Син тәртипле булсын дип, күңелеңне гел сындыра килгәнмен, шуның белән үземнең кадеремне жуйганмын. Тәртипле, әмма кыюсыз малай үстергәнмен. Гафу ит, улым!...103 нче бит #БелемРадиосы, #РадиоБелем, #ГүзәлГалләмова #БалыкБистәсе #түзйөрәк #әдәбимарафон2024 #әдәбимарафон #татнетныүстерүфонды #татарстанязучыларберлеге #АкБүренәшрияты #китап #тугантел #татартеле
98
0