18 нче көн. Сәкинә Хайруллина

18 нче көн. Сәкинә Хайруллина

Үз хәлемне үзем беләм, Кеше белгәне дә бар. Кызганган кыяфәт ясап, Хәлгә кергәне дә бар. Яратканнары да очрый, Якын иткәннәре дә. Мангайга-мангай бәрелеп Курми киткәннәре дә. Кемнәрдер купсенәләрдер, Бардыр конләшкәннәре. Яхшы якларымны табып Миңа тинләшкәннәре. Бардыр минем шатлыгыма Ихлас соенгәннәре. Борчуларыма үземнән Артык коенгәннәре. Әулия булалмадым бит, Хас яхшысы, яманы. Шуңа йорәгем дә бүген Житмеш жиде ямаулы. Кан саркыган чакларында Яшьләремне тоз иттем. Утка керердәй булганда Йорәгемне боз иттем. Шулай бүген яшим әле, Хәлемне беләм үзем. Яхшысына сикереп тошмим, Яманына да тузәм. Күпләр дә минем кебектер, Бер бит тормыш-агабыз. Бирешмибез, егылмыйбыз: Иң караңгы кукләрдә дә Якты йолдыз табабыз, Юлыбызны шуңа тобәп Адашмыйча барабыз. #ТатарстанЯзучыларБерлеге #СәкинәХайруллина #Дөньякүләмәдәбимарафон: #ТатнетныҮстерүФонды #БелемРадиосы #ТатарстанКитапНәшрияты #МиллионТатар #НурлатМарафончылары

Тэглар:

65

0