" Каракош"Нәбирә Гыйматдинова
Көнләшә, моны яшерми дә Рәхимҗан, көнләшүеннән иреннәрен чәйнәп өзәргә җитә, тик нишләсен соң, арбаңа җикми торып, ул бияне минеке дип санама. — Сабыр ит, писүгең эремәс тә, качмас та. Сөйләшик печтек кенә, — диде егет һәм кызны әрәмәлек эченә таба тарткалый башлады. Бәрия ике аягын түмгәккә терәп карышты. — Кымтырыкларгамы? Бушлыймы? Ват хәйләкәр төлке! — Тимим мин сиңа, чәрелдәмә. Сөйләшәбез генә, кыз-мыз. Тияргә иде бер, бик-бик тияргә иде дә, кул кыска. Аның бит әлегә кадәр яратуы үбешә белмәгән килеш лач-лоч ирен суырудан һәм кабыргасыннан җайсыз тотып кочаклаудан гына гыйбарәт иде. Инде болар гына аз, болар гына җитми, күңел башкасын да тели... Аяк чалып егасы да... үз кисәген умырасы... Бүтәннәргә мулдан өләшә бит, кәнтәй, аңа менә жәлли, аны читкә тибәрә. Өйләнмичә тотынсаң, сау бул, хуш, янәсе. Төкерәсе иде шушы юеш бакага, юк шул, юк, капка төбендә матур-матур түтәйләр «ал мине кияүгә, җаным» дип тезелешеп утырмый. Хет аяк чал, хет бәреп ек, юк һәм бетте. Селәгәеңне
62
0