Гомәр Бәширов. " Җидегән чишмә"

Гомәр Бәширов. " Җидегән чишмә"

18 нче көн. #дөньякүләмәдәбимарафон #әдәбимарафон2024 Идрис, җайсыз урынга утыргандай селкенгәләп, тамак кыргалап алды да куен дәфтәренең тагын бер битен ачты: " Табигатьне ярату ул табигать күренешләренә, ландшафтка соклану, аннан ләззәт алу гына түгел. Кешенең табигать серләрен аңларга омтылуы үзе генә дә изге эш. Ул, кеше рухын тормышның вак- төяк ыгы-зыгысыннан, мәгънәсез буш хыяллардан, үз шәхесеңне генә кайгыртудан һәм башка шундый вак җанлылык күренешләреннән арындырып, бөек максатларга әйди. Табигать белән актив рәвештә аралашу кешенең уй- тойгыларына илһам өсти, аның үз-үзенә ышанычын ныгыта, хисләрен сафландыра, аларны хөрлек хисе һәм пакь һава белән җилләтә. Кеше тарафыннан пычратылмаган табигать тормышы - ул хөрлек патшалыгы. Табигать белән аралашу кешеләрне бер- берсенә якынайта һәм җәмгыятьнең сафлануына ярдәм итә!..." Гайнан, дәфтәрдән күзен ала алмыйча, хәйран калып, башын чайкады. Әле генә укылганнарның мәгънәсен күңеленә тирәнрәк сеңдерергә теләгәндәй, үзенә үзе: - Хөрлек патшалыгы... хисләрне сафландыра... - дип кабатлады. - Бик тирән фикер бит бу, абый, искитмәле бит бу! - Әйе, - диде Идрис. - Узган гасыр кешесе язган бит моны, каурый каләм белән! Кайчан? Табигатькә бернинди куркыныч та янамаган елларда!! 309 нчы бит

Тэглар:

135

0