
Айгөл Әхмәтгалиева "Кичке таң"
18 нче көн #әдәбимарафон #әдәбимарафон2024 *Кичке таң* Тимур кабинетына үтте дә өстәлендә яткан телефонына үрелде. Ул операциядә чагында телефонның шалтыратулар, ватсап хәбәрләре белән шыплап тулуы гайре табигый хәл түгел. Менә әле дә танышлары, таныш булмаганнары кирәксенгән. Бармакларын экран өстеннән җәһәт-җәһәт йөгертеп шуларны барлаганда, иң беренче эш итеп Илһамнан килгән хәбәрне укыйсы итте. «Тимур абый, вакытыгыз булганда сезнең белән очрашырга иде», – дигән егет. Бер-бер хәл булганмы? Хәле начараеп киткәнме?.. #ТатарстанЯзучыларБерлеге #АйгөлӘхмәтгалиева #КичкеТаң #Дөньякүләмәдәбимарафон #ТатнетныҮстерүФонды #БелемРадиосы #ТәртипРадиосы #ТатарстанКитапНәшрияты #Миллионтатар #НурлатМарафончылары
134
0