
Нәбирә Гыйматдинова "Синдә минем хакым бар"
18 нче көн. Синдә минем хакым бар ...Авылга берюлы ике яшь белгеч кайтты.Берсе - Хафиз, икенчесе - Сәрвәр."Онык мәктәптә укытачак.... Үлеп балалар ярата...." Сүзгә саран Давыл артык җәелмәде. Карчыкның мәхәббәте күзләрендә, "Сәрвәр" дисә - алар, нурланып, җем-җем яна иде. Табигый, бала баласы балдан татлы. Хафиз, билгеле, бу хәбәргә битараф иде. Укытса ни, укытмаса ни! "Койрык" аңардан өзелгән иде инде. Мәктәп белән ферма арасы өч чакрым.Егет кичләрен клуб чырае күрми, кояш фермада чыга да фермада бата иде. Эш дип, аңа йөрәгең белән бик якынаймаска икән. Ул дөньяны гөлбакчага күмәрдәй булып янды-көйде, ә һәр утырткан агачы, гәрчә башта шау чәчәккә күмелсә дә, ахырдан корыды. Туганы рәис "ярдәме" белән билгеле. "Аллаһны онытып, беркемне дә, бернәрсәне дә яратырга ярамый", - дия иде әние.Кем ничек шаша бит?! Сәрвәр, көтмәгәндә генә, яңадан Хафизны әзерлекләргә кереште. Юкса кызны укытучы Зөфәр озата, алар бер-берснә сыланган, диләр иде. Бәрелеп тез капкачын имгәткән Давыл өйдә дәваланганда, онык: "Вакытлыча үзем бозаулар карыйм", - дигәч, Хафиз: "Хуп" - диде. Әле җәй уртасы гына, мәктәптә укулар башланмаган иде. "Хуп" дисә дә, егетнең ачу йомгагы аз гына да сүрелмәде. Башка кеше белән гыйшык уйнаса да, инде үзенә тагылып җәфаламаса да, Хафиз җене белән Сәрвәр җене һич кенә дә тынышмый иде.Хатын-квзны бу тиклем дә яратма икән син, ә!
Сылтамалар:
113
0