Әхмәт Фәйзи «Аучы Мәргән белән Болан кыз әкияте»

Әхмәт Фәйзи «Аучы Мәргән белән Болан кыз әкияте»

18 нче көн. Әкият. 35-36 нчы битләр. «... Данир әйткәнчә җайланган амбардагы ярма, ит һәм май исен шәһәр күселәренең борыны бик тиз сизеп алды. Алар башта берәм-берәм, аннан төркемләп, аннан күмәкләп амбарга таба агыла башладылар. Бөтенесе җыелып беткәнне читтән күзәтеп торган Данир белән Поскын әкрен генә килеп амбарның бердәнбер тишеген тиз генә томалап куйдылар. Бу гадәттән тыш тамашаны күзәтер өчен бөтен шәһәр җыелды. Данир белән Поскын амбарның өстенә капланган ике тактаны ачтылар һәм күселәр өстенә алдан җыеп куйган ташларны тондыра башладылар. Бу эш башкаларны да кызыктырды, хәтта иң куркаклар да килеп күселәр өстенә берәр таш ыргыттылар. Ул көнне кешеләр, Данир белән Поскын турында гына сөйләп, күселәрдән котылуга бик шатландылар...»

Тэглар:

87

0