Алмаз Гыймадиев "Сәер хат"
17 нче көн. #әдәбимарафон #әдәбимарафон2024 Алмаз Гыймадиев "Сәер хат" "Хатлар уку озакка сузылды. Ике сәгать кенә утырмаганнардыр. Менә, ниһаять, директор иң аста яткан соңгы хатны кулына алды. — Ярый, балалар, сез арыгансыздыр, урыннарыгызга төшеп утырыгыз. Монысын үзем генә укып бирим. Ул, кулъяулыгын чыгарып, тирли төшкән маңгаен сөртте, күзлеген рәтләп куйды. — Кхым... Йә, ярый, тыңлагыз. "Быел мәктәпне тәмамлыйбыз. Кайсыбыз кая таралышыр? Туган авылыбыз өчен нәрсә дә булса эшли алырбызмы?.. Белмим... Чөнки мин киләчәкне бөтенләй башка төрле күз алдына китерәм. СССР дигән илне башкасы алыштырачак. Авылларда колхозлар таркалачак, җир-суга аерым кешеләр хуҗа булачак. Мәдәният учаклары, мәктәпләр ябылачак, чөнки авыл халкы акрынлап шәһәрләргә күченеп бетәчәк. Туган телебезгә дә куркыныч янаячак — аның кирәге калмаячак..." Зал "аһ" итеп куйды." Мәйдан √7/2024, 53нче бит #ТатарстанЯзучыларБерлеге #Сәерхат #АлмазГыймадиев #повесть #Дөньякүләмәдәбимарафон #ТатнетныҮстерүФонды #БелемРадиосы #ТатарстанКитапНәшрияты #Миллионтатар #НурлатМарафончылары
71
0