Гөлүсә Батталова "Чыра"
17нче көн Республика турына безне Казанга алып бардылар. Әйтсәң, кеше көләр, шәһәргә беренче баруым! Әллә ниткән зур бинага алып керделәр. Татарстанның төрле районнарыннан килгән балаларның эшләрен тезеп куйдылар. Минеке дә шулар арасында! Әллә ничек шунда. Горурлык та. Оялта да. Менә берзаман зур-зур абый-апалардан торган жюри безнең эшләрне карап, бәяли башладылар. Минем тагын куллар калтырый. Алия апа шыпырт кына колагыма пышылдады: «Борчылма, Айнур. Мин янәшәңдә». Шундый рәхәт булып китте... Жюри минем эшем янына килүгә, сәер хәлләр башланды. Аһ-ваһ киләләр, фотога төшерәләр, үзләре фотога төшәләр. Ни булганын аңлап бетермим. – Кем ясады бу шедеврны? – Мин. Айнур Җаббаров. – Ничәнче класста укыйсың? – Өченчедә. – Бала болай ясый алмас. Әтиең булышкандыр. – Минем әти юк. (Мине бар дип белмәгән әтине бар дия алмыйм бит инде!) Әни дә юк. (Ул минем өчен чыннан да юк инде...) Ярый әле Алия апа ярдәмгә килде. – Айнур әлеге эшен үз куллары белән ясады. Идеясе дә аныкы... Көтелмәгән авыр тынлыкны үзем бозарга батырчылык иттем. Югыйсә жюри бу эшем белән ни әйтергә теләгәнемне аңламыйча борылып китәр кебек тоелды. Шуннан курыктым. – ...Бу эшем Ышаныч дип атала. Мин аны укытучым Алия апага багышладым. Алда торган малай – мин үзем. Алга атларга микән, юк микән дип куркып торам. Ә артымда – укытучым. Ул миңа ышана. Куллары белән мине киләчәккә этәрә. Салкын, усал җилләр аның да, минем дә чәчләрне тузгыткан, әмма безнең күзләр балкый – без алдагы бәхетле көннәргә карап торабыз... Бер тында сөйләп бетердем дә (белмим, сүзләрен кайдан таптым?), Алия апага күтәрелеп карадым. Аның күзләреннән нәфис битләре буйлап күз яшьләре тәгәри иде...
74
0