
"Урланган яшьлек"
Икенче көнне иртән эшкә килгәндә Зөһрә балалар уйный торган комда утырган кешегә игътибар итте. Хәтирә әби түгелме соң, дип, якынрак килеп карады. - Хәтирәттәй, иртәләгәнсең, нишләп утырасың комда? - И-и, урындыкта утырып , арт саным авырта. Ком, бит йомшак та, җылы да. - Әбинең калтыранып торган куллары Зөһрәгә күгәргән кебек тоелды. - Хәтирә әби, ни булды сиңа? Син әллә монда кундыңмы? - Әби, уңайсызланып, башын читкә борды. - Кичә кафеда чәй эчкәнне онык карап торган. Кайткач акча таптыртып, кулымны каерды. Акчаңна кая яшереп йөрисең, дип, бөтен җиремне капшап чыкты, - әби үксеп елап җибәрде. - И Ходаем, гарьлеге ни тора, авылыма гына кайтып китәр идем, йорт-җиремне саттылар бит.
131
0