"Кем каргады?"

"Кем каргады?"

Фотоларын да җибәргәннәр. Балдызы, җизнәсеннән биш бала табып, ирен бәхетле иткән. Фотларны кат-кат әйләндереп карады Ольга, икесе ике якта басып торалар, уртада - биш бала. Күрәм бит, берегә алмагансыз шул. Кеше бәхетсезлегеннән бәхет корган кешене күргән юк әле. Сеңлесенен көн-төн каргады, елый-елый каргады. Җиде хат язып салды, һәр хатның астына: "Сестра у сестры юбочку носила, Сестра у сестры милого отбила", - дип язып куйды. Шулай да, бер хатына җавап килде. Хатта русчалап: "Прости, сестра, Богом молю, разреши с мамой попрощаться, я тебя очень прошу" , - дигән сүзләр язылган иде. Сеңлесенең ялварып язган хаты аның ачуын гына кабартты. Мин гомер буе газапландым, сез дә газапланыгыз әле менә дигәндәй: "Рөхсәтем юк кайтырга, капкадан да кермим", - дип язып җибәрде. Башка хат алмашмадылар.

Тэглар:

111

0