17 нче көн Әдәбимарафон2024
Мин авыл кызы Мин авылда туып үскән Гап - гади авыл кызы. Мин беләмен, нигә кирәк Авылда каен тузы. Таныш миңа авыл эше, Иртә - кич сыер саву; Көянтә белән су ташып, Һәр шимбә мунча ягу. Мин беләмен, кайда, ничек, Ипи һәм шикәр үсә. Кайчан карлыган карала, Балан һәм миләш пешә. Таныш миңа печән өсте - Китереп яңгыр яву, Кибеп беткән печән белән Яңгыр астында калу, Зур - зур бакча (ул бит акча) Көзен бәрәңге сату: Җәй буена бакчаларда, Су сибеп, утап яту. Тавык - чебеш, каз - үрдәкләр Ничек үскәнен беләм. Бар да бушка бит авылда - Дигәннең хакын беләм. Авыл хатын - кызларына Мин һәйкәл куяр идем, Бүләк итеп, бар дөньяның Назларын җыяр идем, Тормышларын гөлгә күмеп, Шатлыкка буяр идем. Ә җаннарын бәхет дигән Сый белән сыйлар идем. Нәфисә Мирзаханова
87
0