
Ядкарь
Күптән инде, күптән очрашкан юк, Хәтерлимсез бергә чакларны? Күңелләрдә йөргән татлы сагыш – Шул чакларның моңлы ядкаре. Уртак иде хисләр, айлы кичләр,– Без кертмәдек анда ятларны. Күңелләрдә йөргән дуслык хисе – Шул чакларның моңлы ядкаре. Бергә откан өмет тулы җырны Йөрәк инде мең кат ятлады. Үткәннәрдән бары шул җыр калды,– Ул җыр безгә – яшьлек ядкаре
155
0