
17 нче көн Рифә Рахман "Татар кызы"
Яллар бетеп килә, кунакның вакыты вакытлы дигәндәй кузгалырга кирәк иде. Чемоданнар кайтканда ничек шыплап тутырылган булса, киткәндә дә буш урыннары калмады. Каклаган казы да, казылыгы да, кипкән җиләкләре дә күчтәнәч капчыкларына кереп ятты. Рәгыйдә туганнарының ерак Кыргызстанга бара алмаячакларын белгәч, Буранбай кияү «утка керү» дип аталган йоладан соң яңадан әти-әнисе янына баргач кына бирелә торган бүләкләрне дә хәзер тапшырырга уйлады. Ул күп нәрсәне үзенчәрәк эшләде. Хушлашып китеп барганда, әнкә кешегә «сөт хакы» бирде, акыллы кыз үстергән өчен рәхмәтен әйтте.
Сылтамалар:
100
0