Әхмәт Фәйзи «Аучы Мәргән белән Болан кыз әкияте»
17 нче көн. Әкият. 15-17 нче битләр. «... Ул да булмады, төпчекне бер тапкыр чайкап алды да, аны суның иң тирән җиренә ыргытты. Төпчек «чалт!» итеп суга килеп төште. Ана аю, нишләргә белмәстән, төпчек ягына ташланды. Ул йөзеп килеп җиткәндә төпчек су өстендә юк, аның урынында тирә-якка җәелеп киткән су алкалары гына дулкынланып тора иде... Ана аю ары ташланды, бире ташланды һәм су астына чумып китте. Ул да булмады, ана аю чумган җирдән аз гына ары калкавычсыман төпчек калкып чыкты. Ул чәчәп, төчкеренеп аючыклар янына йөзеп китте. Аннан соң су астыннан ана аю йөзеп чыкты да төпчек янына, яр кырыена йөзеп килде һәм, зур телен чыгарып, баласының колакларын ялый башлады. Бу вакыйганы башта күрмәмешкә салышкан ата аю да болар янына йөзеп килде. Ул да төпчекнең колак артын бер-ике тапкыр ялап куйды. Ата аю шулай итеп төпчекне судан курыкмаска өйрәтте...»
59
0