Равилә Шәйдуллина "Алмагач дәресе" Мәктәпкәчә яшьтәге балалар өчен шигырьләр җыентыгы

Равилә Шәйдуллина "Алмагач дәресе" Мәктәпкәчә яшьтәге балалар өчен шигырьләр җыентыгы

📚 XXIX #әдәбимарафон Раян Равзутдинов, 5 яшь 17 нче көн "Алмагач дәресе" дәвамы Бик ашыйсы килгәнгә, Малай кабам дигәндә, Телгә килде алмагач, Бу кадәр әдәпсезлеккә Түзеп тора алмагач: - Әй, малай, син, эй, малай, Ярый димени алай?! Хәтерем ялгышмаса, Энеләрең бар бугай. Оятыннан бу малай Кызарды алма кебек. Пычак алып чыкты ул, Йөгереп өйгә кереп. Тип-тигез итеп кисте Алманы бүлде бишка. Алмагач та бик сөенде Игелекле бу эшка. Алма бигрәк тәмле булды Ашагангамы бүлеп. Дусларың-туганнарынны Яратып, кадерен белеп. Шигырьне укып чыктынмы? Син хәзер шуны анла: Юмартлык кушып ашасаң, Тәмле була ул алма. 38-39 нчы битләр #әдәбимарафон2024 #татнетныүстерүфонды #татарстанязучыларберлеге #татартеле #китап #Белемрадиосы #Таттелеком #РавиләШәйдуллина

Тэглар:

90

0