Айшанур
Чын йөзеңне кешеләрдән Бер дә яшереп булмый. Эчең тулы явызлык булгач, Йөзне барыбер таплый. Кара эчле кешенең Йөзе нурлы була алмый. Язмыш аны һаман сыный, Күңеле тынычлык тапмый. Ни өчен болай икәнен Үзе һаман аңламый. Үзендәге гаепне танып, Яхшырырга уйламый. Йөрәгеңнең читендә дә Бер яхшылык калмагач, Кешеләргә явызлык эшләүдән Һаман да туктамагач, Йөзеңнең нуры качып, Күңелең тәмугта янгач, Шайтан коткысына бирелеп, Көнчелек утына чумгач, Ни диеп җавап бирерсең Аллаһ янына баргач?
Сылтамалар:
55
0