
Гөлчәчәк Галиева "Газзәбану"
17 нче көн #әдәбимарафон #әдәбимарафон2024 *Газзәбану* Ул көнне җомга намазына килүчеләр шулкадәр күп булды ки, мәчетнең эче генә түгел, хәтта алгы ягында да халык шыгрым тулы. Мәхәлләдәгеләрдән тыш , читтән җыенга килгән кунаклар да бик теләп катнашты бу намазга. Җитмештән үтеп баручы, гаятьзур мәгълүматле, Көектә генә түгел, тирә-күрше авыл халкының да хөрмәтен казанган Фарук мулла вәкарь белән генә михрабка үтте. Җомга намазына килүче бихисап халыкның балкып торган йөзләрен күреп: «Сөбхәналла, бәәрәкалла! Әлхәмдүлиллаһ! Бу шатлыклы көннәрне дә безләргә, Синең каршыңа баш иеп килүчеләргә, насыйп әйләдең бер Аллаһым, шөкер! Моннан соң да рәхмәтеңнән берүк ташлама! Кабат ачлык михнәтләрен күрсәтмә!»-диде. Намаз халкы аны дәррәү: «А-ми-ин» дип җөпләп куйды. Бу намазга яшьләрнең һәм ата-бабага ияреп, бәйрәмчә киенгән сабыйларның күпләп килүләре Фарук мулланы аерата куандырды... #ТатарстанЯзучыларБерлеге #ГөлчәчәкГалиева #Газзәбану #Дөньякүләмәдәбимарафон #ТатнетныҮстерүФонды #БелемРадиосы #ТәртипРадиосы #ТатарстанКитапНәшрияты #Миллионтатар #НурлатМарафончылары
87
0