
Мактанчык чыпчык белән Тыйнак сыерчык
17 нче көн #әдәбимарафон #әдәбимарафон2024 Мактанчык чыпчык белән Тыйнак сыерчык Тәрәзәгә каршы бер озын колга сузылган, ул колгага нарат такталардан эшләнгән оя куелган. Әле кичә генә балалар ул ояны ашыга-ашыга эшләп бетерделәр, ә бүген инде анда яз кунаклары — сыерчыклар килделәр. Ояның эчен-тышын җентекләп карадылар, бик ошаттылар. Аны ясаучыларга рәхмәт укыдылар, матур итеп сайрап куйдылар. Сыерчык оясына каршы тәрәзә башында бер карт Чыпчык утыра, ничә еллардан бирле инде ул шунда тора. Салам-со-лымнарны, йон-мамыкларны җыеп, оя ясаган. Салкыннар килгәч тә, җылы якларга очмаган, шул ояда кышлаган ул Чыпчык. #ТатарстанЯзучыларБерлеге #АбдуллаАлиш #МактанчыкЧыпчыкБеләнТыйнакСыерчык #Дөньякүләмәдәбимарафон #ТатнетныҮстерүФонды #БелемРадиосы #ТатарстанКитапНәшрияты #Миллионтатар #НурлатМарафончылары
65
0