17нче көн. Нури Арсланов. Уем яхшы.
АКЫННАРЧА ИМПРОВИЗАЦИЯ Йөзек күрке — кашында, Сыйлаганның — ашында, Абруйның — ил түрендә, Данның — халык телендә, Иминлекнең — илеңдә, Илнең йөге — иңеңдә, һәр кемнең — үз эшендә: Кешелекнең — кечедә, Кечелекнең — олыда, Юлаучының — юлында, Дилбегәсе — кулында, Ә кылычның — кынында Булуы яхшы. Ирләр комар ияргә, Хатын-кызлар — сөяргә Ялкау йокса кирегә — Елмаерга иренә. Ялагайлык — куштанда, Баш ия ни кушсаң да. һәр яманлык — исеректә. Үпкә бетми кичереп тә Тасма телләр беленә Салынганга теленә. Берәү күккә үрелә, Берәү янмый сүрелә, Берәү хәтер калдыра, Булмаса да аңгыра, Берәү юкка кайгыра — Бәхет эзләп каңгыра: Ихлас күңел биргәндә — Бәхет ул үз тирәңдә Кабаланмак-кабынмак, Артык күзгә чалынмак, Белдеклегә салынмак, Түрәләргә табынмак — Бигрәк яман. Бер дә юкка үчеккән Яман булыр көчектән Мактаганга итенгән — Йөзгә оят китергән. Нигә гаеп эзләргә?— Бар ул үзебездә дә Җилгә каршы төкергән. Белми бәхәскә кергән — Ак-караны аермас, Җаһиллектән арынмас! Егет калҗасыз калмас. Ләкин ятныкын алмас. Тарса ачык авызга — Калҗа төшәр явызга. Балык җимли суларда, Ә акчарлак сунарда: Уйласаң шул да хәтта Гыйбрәтле табигатьтә. Бар әйткәннәрең төсле Вәзеннәрең дә иске, Дип йөзең читкә борма,— Иске булса да тыңла: Ис китәрлек искегә! һәр искегә хиследә Өрьяңа бер төс керә; һәр яңа да искерә, Модага да таралып Иске кайта яңарып. Иске булса да алмаз Өлгесен кисми калмас!— Балкыр күңел тәрәзәң. Сүзләрем булсын Зәм-зәм, Уем яхшы.
73
0