
Ахыргача. Рәмис Аймәт
17 нче көн. #әдәбимарафон #әдәбимарафон2024 Ахыргача! Ахыргача янып бетүләрне Учак үзе генә беләдер... Күзен йомган соңгы учак кузы Йөрәгемне нигә теләдер. Мин дә янам, янам ахыргача! Бар җиһанга ялкын үрләсен. Талпыныплар янган ялкын-җаным Халкым күңелен ялмап дөрләсен. Дөрлим һаман, бары дөрләп яну Саклап калыр мине үлемнән. Сүнеп сүрелгәч тә, шигырь булып Шытып чыгармын мин көлемнән. #ТатарстанЯзучыларБерлеге #РәмисАймәт #Мәңгелексагыш #Дөньякүләмәдәбимарафон #ТатнетныҮстерүФонды #БелемРадиосы #ТатарстанКитапНәшрияты #Миллионтатар #ЛениногорскМарафончылары
94
0