"Каракош" Нәбирә Гыйматдинова

"Каракош" Нәбирә Гыйматдинова

17 нче көн Карт егет «күз алмасын» әрәмәлек буенда көтеп торды. Менә аның «алмасы» алдына ук тәгәрәп килеп басты. — Уф, арыдым, кулым өзелә, писүк тутырганыем, — диде, йөген лапылдатып егетнең аяк турысына куйды. — Күтәреш, нәрсә уклау йоткан кеше кебек үрә каттың. Кызның ару-талчыгу ташыган күзләрендә ят шәүләләр биешкәндәй булды. Бу гел шулай иде: кайчан гына карама, Бәриянең йөзендә мыек-сакал эзе бар сыман. Сатып кына йончырлык зат түгел син, кәнтәй. Икенче «эшең» дә куәтле: кибет эчендәге аулак почмакта «алыш-биреш» ясап, эт хәленә төшәсең. Мәңге туймас ач тән син.нче көн.

Тэглар:

47

0