17 нче көн #әдәбимарафон #әдәбимарафон2024 Таһир Шәмсуаров "Көнбагыш"
Тиңе булмас тансык гүзәллек ул, Җәй буена көтәм мин аны. Көнбагышлар керфек какмый көтә, Туган авылыма кайтканны. Монда кояш кырда куна бугай, Күңелемне өмет яктырта. Бәхет сүзен җанда тояр өчен Менә бүген кирәк кайтырга! Караңгы төн юлдаш түгел монда, Күчтәнәчләр ал да юлга чык. Әниләрнең керсез яше төсле Хәтфә үләндәге энҗе чык! Әгәр сагыш эзләп таба калса, Моңлы көйләр күчсә җаныңа. Көнбагышлар башын иеп тыңлар, Белгән җырны суз син тын гына! Сагынучы, көтүчеләр барда Юкка чыга ышан, бар сагыш. Беләсеңме икән, син бит менә Җырны сөйгәннәргә юаныч! Сине күргәч бер рәхәтлек били, Һәрбер таҗың миңа үз, таныш. Кыр тутырып каршылыйсың безне, Кояшлы син гүзәл, көнбагыш! #ТатарстанЯзучыларБерлеге #ТаһирШәмсуаров #Көнбагыш #Дөньякүләмәдәбимарафон #ТатнетныҮстерүФонды #БелемРадиосы #ТатарстанКитапНәшрияты #Миллионтатар #НурлатМарафончылары
Сылтамалар:
71
0