17 нче көн #әдәбимарафон #әдәбимарафон2024 Рәмзия Габделхакова "Кәлүшле кыз."
Әнисе табага тезгән өчпочмакларны газ миченә тыгарга дип иелде. Шул чакта Сиринә аның аякларына игътибар итте. Арты тапталып беткән иске башмакларны күрде, кара носкиларны һәм шул носкиларның берсендә бармак башы хәтле тишекне күрде. Носки тишегеннән сары-көрән табан ялтырап күренеп тора иде. - Әни, синең оегың тишек. Ана сискәнеп китте, йөзенә кызыллык йөгерде. Ул тураеп басты, беренче тапкыр күргәндәй, табаннарына карады. - Тишек икән шул. Ай Алла, күрмәгәнмен дә. Хәзер товары да сыйфатсыз бит аның. Бер генә кияргә, ямасаң да файдасы юк. Ташларга гына инде аны, -дип акланып маташты. - Соң, ташла. Нигә тишек оек киеп йөрисең? - Ярар, кызым, ярар. Ташлармын. Яңаны алып киярмен. - Күпме тора соң алар? - Әллә тагын... 10-15 сумдыр инде. #ТатарстанЯзучыларБерлеге #РәмзияГабделхакова #Кәлүшлекыз #Хикәя #Дөньякүләмәдәбимарафон #ТатнетныҮстерүФонды #БелемРадиосы #ТатарстанКитапНәшрияты #Миллионтатар #НурлатМарафончылары
Сылтамалар:
70
0