Гомәр Бәширов " Җидегән чишмә"
17 нче көн #дөньякүләмәдәбимарафон #әдәбимарафон2024 Көтүнең аргы кырыенда йөргән Сәрвәретдингә күрсәтмәс өчен, Рәмзи атны әрәмәләр ышыгына кертеп тышавын алды, йөгән балдакларын чиште. Бер- ике минуттан алар инде Сәрвәретдин күрә алмаслык җиргә - әрәмәләр артына, Сөендек болынына чыгып киттеләр. Хәзер инде аларның берсе - курку белмәс яшь партизан, , икенчесе - аның чын дусты, билдән җитез, колмактан җиңел Орлик булып алды. Ул , атының сыртына сыланып яткан килеш, аның куе ялына ябышты да кычкырып җибәрде: - Орлик, на, җаным, әйдә, элдерт! Орлик, алга! Туры байтал яшь иде әле. Ул үзенең кырыкмыш чагындагы шаянлыгын, уенчак вакытын исенә төшердеме, яшь тәнен рәхәтләнеп бер кыздырып аласы килдеме, ул нәкъ Рәмзи теләгәнчә уйный иде. Яшь дусты бөтен гәүдәсе белән уңга авыштымы - ул да уңдагы юлга, сулга авыштымы - сулдагы сукмакка томырылды. Үзен яшь партизан итеп хис кылучы Рәмзи уңга да, сулга да чаж- чож " кылыч" селтәгәндә, туры байтал, колакларын шомрайтып, авызлыгын тешли дә сөлектәй суырылып тагын да дәртләнебрәк чаба иде... 288 нче бит.
47
0