Алмаз Гыймалиев "Сәер хат"
16 нчы көн. #әдәбимарафон #әдәбимарафон2024 Алмаз Гыймалиев "Сәер хат" "— Иртәгә дәресләр булмый, эш киемнәреннән киләсез. Чиләкләр алырга онытмагыз! Сыйныф бүлмәсе "гөҗ" итте. Кемдер "ура" кычкырып куйды. Дәрес хәзерлисе юк дигән сүз бит инде бу. Әлфис кенә, читкә карап, авыз эченнән нидер мыгырданып алды. Иртәгесен, чиләген иңенә асып, " барыйм микән, юк микән" дигән кебек кенә атлаганда, мәктәп капкасы төбенә килеп туктаган трактор арбасына төялешеп беткәннәр иде инде. — Ашыкма, ашыкма, Әлфис, өлгерәсең! — Бик кызу атлама, абынып егылуың бар! Гел шулай: Ильяс башлый, башкалар кушыла. Көлешәләр, шаяртышалар. Әмма Әлфиснең бер кылы да кыймылдамый. Ул утырмыйча, трактор барыбер кузгалып китми, төтеннәрен бөрки-бөрки, аны көтә. Килеп җиткәч тә кулларын кесәсеннән алмый әле ул, бераз оеп басып тора. Арба өстендәге берничә малай аны иңнәреннән тотып күтәреп утырта. Шуннан соң гына чын-чынлап уянып бетә тегесе." Мәйдан √7/2024, 42 нче бит #ТатарстанЯзучыларБерлеге #Сәерхат #АлмазГыймадиев #повесть #Дөньякүләмәдәбимарафон #ТатнетныҮстерүФонды #БелемРадиосы #ТатарстанКитапНәшрияты #Миллионтатар #НурлатМарафончылары
49
0