Зифа Кадырова - Бәхеткә юл кайдан?

Зифа Кадырова - Бәхеткә юл кайдан?

– Аңлыйм, Дилә, ни уйлаганыны. Мин синең алда тез чүгеп баш иям. Беркайчан сораганым булмады, хәзер чын йөрәктән сорыйм: кичер дә тагын бер шанс бир, мин сине бәхетле итәчәкмен. Ышан миңа, бу безнең мәхәббәт җимешебез, ул безне, без аны бәхетле итәчәкбез, харап итмә балабызны! – Рамис хатынын шашып-шашып бит чокырларыннан, күзләреннән үпте.– Җаным, ул бала сиңа, тик сиңа гына охшарга тиеш. Ул булсын. Бакый нәселен дәвам иттерүче ир заты булсын. Мин беренче улыма бирә алмаган бар йөрәк җылымны аңа бирер идем. Рөстәм улым бик рәнҗеп китте миңа, аның елаулары һаман колакта тора. Син кайтмасаң, мин дә әни белән бергә акылдан язган булыр идем. Дилә бәгърем, алдында тезләнеп сорыйм, алып кайтыйк шул баланы!. Бу инде ир уртасының аңлы рәвештә бәреп чыккан йөрәк авазы иде. Улы алдында үтәмәгән бурычы, әтисе алдында Бакый нәселен корытуы белән гаепле. Рамиснең ни сораганын Дилә яхшы аңлады, тик әлегә эндәшмәде. Үзалдына шым гына йөрде. Икенче көнне иртән Рамис эшкә китәр алдыннан бик озак хатынына карап торды, ә ул йоклаганга сабышып калды. Кич ире эштән кайтканда өйдә юк иде. Paмис еларга җитеште: киткән,тыңламаган! Дилә соңлап кына кайтты. Диләрәнең юньләп сөте юк, бала елапмы елый, һич туктатып булмый. Сыек манный суырткач, тамагы туеп йоклап китте. – Син алайса больницага бармадың? Мин сине абортка киткәнсеңдер дип ут йотып утырам. Дилә иренә карап елмайды. – Минем бөтен бәхетсезлегем дә шунда — мин сиңа беркайчан да каршы торып, «юк» дия алмадым. Ярый, Аллага тапшырдык, соң булса да уң булсын. – Рәхмәт, Дилә, мең рәхмәт кичергәнең өчен дә, утенечемне аяк астына салып таптамаганын өчен дә. Курыкма, без бергә бит, без аны горурланырлык итеп үстерәчәкбез. Дилә иренең яңакларын учына алды. – Мин бу сүзләрне гомерем буена коттем! Ник бу бәхет дигәнең шулчаклы авыр урау юллар белән килә икән? Аны көтеп алырга күпме сабырлык кирәк. Күкләрдә күпләрнең йөрәк өзгеч ялварулары, күз яшьләре ак болыт булып йөзәдер. БӘХЕТКӘ ЮЛ КАЙДАН? ЮЛ КАЙДА-А-АН? Җиһанны

Тэглар:

51

0