
"Кем каргады?"
Беркөнне эштән кайтуына Румия өйдә юк иде. - И балам, Чиләбегә ире янына кайтып китте ул, - диде әнисе, бик борчылып. Әйе, күрсәтте аларга тормыш арт ягын. Берничә көннән Ольга кызын эзләп китте. Алар торган тулай торакның бүлмәсенә керүгә үк хәйран калды: шыр ялангач бүлмә, бернәрсә, беркем юк. Вахтада утырган хатын сөйләвенчә, кияү дигән кеше бөтен әйберләрне каядыр күчергән һәм, хатыны кайтып җиткәнче , чыгып качкан. Буш бүлмәгә кайтып төшкән яшь ана да кечкенә кызчыгын шунда ташлап чыгып киткән. Баланы башта хастаханәгә алып киткәннәр, аннан балалар йортына тапшырганнар. Анасын нерв авыруларын дәвалый торган хастанәгә озатканнар. Румиянең чире үтмәслек икәнен аңлагач, Ольга ике баланы карый алырына ышанмады.
65
0