"Урланган яшьлек"
- Алайса, котлыйбыз, ханым. Сез озакламый ана булачаксыз. - Зөһрә, аптырап, ни әйтергә белмичә, креслода утыра бирде, тагын башы әйләнеп китте, яшь табиб тотып калды. - Хәнифә Хәлиловна, бу аның беренче балага узуы. - Табиб, чыгарга җыенган җиреннән туктап: - Ә сезгә ничә яшь, нишләп моңа чаклы бала тапмадыгыз? - Миңа балагыз булмаячак, диделәр. Мин хәзер дә моңа ышана алмыйм, - диде Зөһрә, көчкә телен әйләндедереп. - Утыз яшьтән соң инде өметләнмәдем дә... - Матурым, сезнең бар җирегез сау-сәламәт, сез әллә кайчан балалы булырга тиеш идегез, бу - кемнеңдер ялгышы. Ә ирегез сезне белән тикшерелдеме соң, бәлки гаеп анда булгандыр?
72
0