Чәчәк бәйләме

Чәчәк бәйләме

ЧӘЧӘК БӘЙЛӘМЕ Язмыш мине алга әйдәде дә… Гомер бирде, чәчәк бәйләмедәй. Яңгырларда калдым, күрдем карны. Гөлләремне юлга сибеп бардым. Килеп җиттем инде җир читенә. Ялгыз бару юлда, һай, читен лә. Үткәннәргә борылып карадым да… Чәчәк эзләп, кире барам менә. Кайда соң син, кайда, умырзаям? Үткән мәллә яшь гомерем зая? Кайда соң сез, кайда гөләпләрем? Үтәлгәнме олы теләкләрем? Бәхетлеме соң мин, әйт, ромашка! Хыялларым чынга ашканнармы? Язмыш мине тагын алга әйди, Чәчәкләрдән бәйләм бәйли-бәйли.

Тэглар:

90

0