Гөлүсә Батталова "Чыра"

Гөлүсә Батталова "Чыра"

16нчы көн Бүген безгә яңа укытучы керде. Алия исемле. Күрүгә үк яратмадым. Чыра! Нәкъ үзе инде. Ябык. Нәзектер билләре. Йөзе дә каен чырасы төсле ап-ак. Әллә авыру инде? Коңгырт чәчләре дә туп-туры булып иңнәренә салынып төшкән. Кыяфәте ошамадымы, юк инде ул. Дәрес башлануга миңа күзләрен тутырып, озак итеп карап торды. Беләм мин аның нәрсәгә караганын. Җаббаров фәлән, Җаббаров төгән дип, минем хакта башка укытучылар сөйләп тә өлгергән инде аңа, иманым камил. Бу башкисәрдән ничек котылырга дип уйлап карап торды ул. Шулай, бөтенесенең дә миннән котыласы килә... Артык кашык бит мин.

Тэглар:

86

0