16 нчы көн Нәбирә Гыйматдинова Сихерче

16 нчы көн Нәбирә Гыйматдинова Сихерче

Ул яшәр. Ул җирдә бер тапкыр яшәп китте бит инде. Убыр кыяфәтендә йөз ел яшәде. Тик аны аңламадылар. Әлбәттә, аны хәзер Убыр дип уйламыйлар, чөнки башыңны ташка бәрә-бәрә исбатласаң да. җанның бер тәннән икенче тәнгә күчүенә ышанмаячак кешеләр. Көннәрдән бер көнне аның Сәвилә дигән исеме онытылыр, кушамат кына чабуына ябышып калыр «Сихерче килә' —диярләр — Сихерче'- Әмма берәү дә җанны Тәминдар кебек үк телеп кычкырмас Чит-ятлардан бу сүзне ишетүе мең өлеш җиңелрәк булыр Сихерче-е-е'.

Тэглар:

53

0