14нче көн Ринат Мөхәммәдиев "Ак кыялар турында хыял"
— Ничек була инде бу, сүзең бик җитди икән бит... — Әйе,— дип, әтисенә охшатырга тырышып, малай да колагына үрелде. — Кемгә өйләнергә дисең инде? — Алсуга әти, Алсуга! — Кайсы Алсу? Кем кызы соң ул? — Исемнәрен белмим. Хуҗа абзыйларның өр-яңа кодасы инде... Миңлегали абый өйләнде бит, шуларның бәләкәй кызы инде... — Ә-ә, шул буламыни инде Алсу... Соң, бик бәләкәй түгелме соң әле ул? Теге көнне капка келәсенә буе җитми азапланган кызны әйтәсеңме? — Шул, шул, әти,—дип, уңайрак урын эзләгәндәй, янә бер тез өстеннән икенчесенә күчте Азат. Әтисенең дә Алсуны хәтерләп калуына күңеле булды аның. — Бәләкәйрәк кыз икән шул.
Сылтамалар:
48
0